Мамадыш муниципаль районының Омар авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАП «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында төзелде. ФАП эше белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, «Омара» агрофирмасы ҖЧҖ генераль директоры Тәлгать Абдуллин һәм Мамадыш үзәк район хастаханәсе баш табибы Дамир Хаҗиев танышты.
Омар ФАПы биш торак пункт чикләрендә яшәүче халыкка хезмәт күрсәтә: Омар, Вандовка, Омар Починок, Березовска, Покровское авыллары. Халык саны - 375 кеше (194 йорт). Хезмәт күрсәтү радиусы 12,5 км, үзәк хастаханәгә кадәр - 44,5 км.
Үзәк район хастаханәсе һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары белән Антонина Жаркова, Роза Пичугина, Раиса Останина, Людмила Назарова, Мария Гетманская, Мария Тимушенкова, Раиса Мастрикова, Анастасия Хәсәнова, Александра Булашованың күпьеллык хезмәтләре билгеләп үтелде.
Халык исеменнән пенсионер Нина Михайловна республика җитәкчелегенә, сәламәтлек саклау министрлыгына һәм әлеге проектны тормышка ашыруда актив катнашучыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп, ФАП авыл халкы өчен зур бүләк булуын билгеләп үтте. "Халыкның хәзер уңайлы шартларда медицина ярдәме алу мөмкинлеге барлыкка килде. Бигрәк тә өлкән яшьтәге гражданнар һәм балалар өчен бу мөһим,"- булуын әйтте ул.
Кунаклар һәм халык пациентларны кабул итү кабинетын, процедура кабинетын, дару препаратларын саклау кабинетын, медперсонал бүлмәләрен, хуҗалык блогын карады. Яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты барлык стандартларга һәм санитар нормаларга җавап бирә, электр җылытуы, кайнар һәм салкын су, пандус бар. Халыкка сыйфатлы беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. ФАП кирәкле медицина техникасы белән җиһазландырылган.