Үткән шимбәдә «Сәламәтлек» IX спартакиадасы кысаларында Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау оешмалары арасында БЯИҮндә дәвалау – профилактика оешмалары командалары арасында йөзү буенча ярышлар үтте. 9 ДПОсыннан 18 спортсмен вакытны бик яхшы үткәрделәр, үзләренең иң яхшы физик мөмкинлекләрен һәм ихтыяр көчен күрсәттеләр.
Ярышларның баш хакиме, БЯИҮ спорт-сәламәтләндерү бүлеге мөдире Светлана Вәлиәхмәтова медицина эшчеләренә ел саен була торган спартакиадада актив катнашу өчен рәхмәт әйтте. Призлы урыннар шулай бүленде:
1нче урын - Гайсин Рөстәм Фаисович – ААҖ «Татнефть» һәм Әлмәт шәһәре МСЧның функциональ күзәтү табибы
2нче урын – Мартынов Евгений Викторович – ААҖ «Татнефть» һәм Әлмәт шәһәре МСЧның табиб-хирургы
3нче урын – Чупанов Рафаэль Виссарионович - ГАУЗ «Перинаталь үзәкле ӘБДШ» инструкторы
3нче урын – Кандалина Алена Михайловна – ДАССО «ӘҮРШ» гомуми практик табибының шәфкать туташы
1нче урын - ДАССО «ӘАМЯС»
2нче урын – ДАССО «ӘҮРШ»
3нче урын - ДАССО «Перинаталь үзәкле ӘБДШ»