Татарстан экспертлары янә «Здоровье просто» проектында чыгыш ясаячак

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

2021 елның 12 февралендә 18: 00 сәгатьтә YouTube-каналда «Здоровье просто» ("Сәламәт булу гади" ) проектының туры эфирында «Алкоголь бәйлелек һәм гаилә» темасына аралашу барачак.

Программа спикерлары ТР Премьер-министры урынбасары  Ләйлә Ринат кызы Фазлыева; ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар наркологы, «ТР ССМ Республика наркология диспансеры" ДАССУның баш табибы урынбасары Степан Матвеевич Криницкий; психологик фәннәр кандидаты, ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыкның психологик тәэмин итү бүлеге башлыгы, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы комиссия каршындагы эксперт-консультатив совет эксперты Вера Вадимовна Герасимова булыр, дип көтелә.

Узган ел ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән башланып киткән проект,  татарстанлыларда һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр кызыксынып тыңлый.

Сез дә әңгәмәгә кушыла һәм сораулар бирә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International