Республика балалар клиник хастаханәсе ЛОР-табиблары 11 яшьлек балага катлаулы операция ясады

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы башкаласыннан 11 яшьлек кызны яшәү урыны буенча сырхауханәдә оториноларинголог күзәткән иде. Кызның еш кына эренле урта колак отиты булган һәм ишетү сәләте кимегән.

БРКХдә консультатив кабул итүдән соң, балага чигә сөягенә рентген компьютер томографиясе ясала һәм сурдология үзәгендә ишетүне тикшерү үткәрелә. Тикшерүләрнең диагностик комплексы нәтиҗәсендә кыз оператив дәвалауга юнәлтелә.

Оператив тыкшынуның үзенчәлеге һәм катлаулылыгы шунда ки, урта колактагы бетәшү, спайкалар һәм холестеатоманың сузылуы ишетү сөякләренә һәм ачык бит нервына (ягъни каналдан тыш) – урта колакның төп анатомик структурасына кагыла. Бит нервысына зыян килгәндә, аның парезы (бит асимметриясе) була.

- Балага микроскоп һәм эндоскоп контролендә катлаулы ишетү операциясе ясала, ул үзенең сөяк өслеге тукымалардан барабан пәрдәсен торгызуны гына түгел, санация этабын (патологияне бетерү һәм бетәшү урынын кисеп яру), шулай ук ишетү сөякләре челтәрен реконструкцияләүне дә үз эченә ала, - дип сөйләде югары категорияле табиб-оториноларинголог Ирина Андреева.

Хәзерге вакытта кыз БРКХ табиблары күзәтүе астында булачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, икенче колакка да оператив тыкшыну планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International