Түбән Каманың 2нче балалар поликлиникасының табиб-педиатры Шәйдуллина Миңсылу Зиатдин кызы 75 яшен билгеләп үтә.
Миңсылу Зиатдин кызы Түбән Камага 50 ел элек килә. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң балалар шәһәр хастаханәсе базасында интернатура уза һәм шунда ук участок табиб-педиатры булып эшләргә кала. 30 ел педиатрия бүлеге мөдире булып хезмәт итә. Аның принципиальлеге, хезмәт сөючәнлеге, гаҗәеп игелеклелеге пациентларны һәм хезмәттәшләрен һәрвакыт сокландыра. Миңсылу Зиатдин кызы Балалар шәһәр хастаханәсенең хәзерге җитәкчеләренә, шул исәптән баш табиб, поликлиника мөдирләренә карьераларында ярдәм итеп, аларга остаз булды.
"Миңа тормышта бәхет елмайды. Мин гаиләдә тугызынчы бала идем. Барлык абый - апаларым да яхшы укыды, төпле белем алып, яхшы һөнәр ияләре булды. Мин дә, 7 еллык авыл мәктәбеннән соң училищега, аннары институтка укырга кердем. Эшем белән дә, яхшы кешегә кияүгә чыгуым белән дә бәхетлемен. Узган ел туебызга 50 ел тулды".
Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе коллективы чын күңелдән табибны юбилее белән тәбрик итә. Зур тәҗрибәгез белән уртаклашуыгыз һәм хәзер инде беренче пациентларның балаларын һәм оныкларын дәвалауны дәвам итүегез өчен рәхмәт. Озын гомер сезгә телибез, яратабыз, кадерлибез һәм хөрмәт итәбез!