Чистай балалар сырхауханәсе Яшел Үзән районыннан килгән коллегалары белән тәҗрибә уртаклашты

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

«Чистай РҮХ» ДАССУның балалар сырхауханәсенә балалар халкына медицина ярдәмен оештыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максаты белән Яшел Үзән Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Денис Лупаков, Яшел Үзән РҮХнең баш табибы Татьяна Сабурская, баш табиб урынбасары Елена Тверскова килде.
Чистай РҮХнең баш табибы Рәис Мостафин кунакларга медицина оешмасының эше турында, шулай ук авыр тормыш хәлендә булган балаларга һәм аларның гаиләләренә медик-социаль ярдәм күрсәтүне оештыру турында сөйләде. Хәзерге вакытта сырхауханәдә 8 бүлек эшли: педиатрия, мәктәп-мәктәпкәчә учреждениеләргә хезмәт күрсәтү бүлеге, физиотерапевтика, көндезге стационар, клиник-диагностика лабораториясе, медик-социаль ярдәм бүлеге һәм белгечләр кабинетлары.

Шулай ук делегация вәкилләренә пациентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыру өчен булдырылган бердәм телефон номеры булган call-үзәкне күрсәттеләр.

Очрашу ахырында Яшел Үзән РҮХнең баш табибы Татьяна Вячеславовна очрашу өчен «Чистай РҮХ» ДАССУның җитәкчелегенә һәм коллективына рәхмәт белдерде, ул хәзерге заман сырхауханәсенең җиһазланышы һәм балалар халкына медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.

Исегезгә төшерәбез, элек тәҗрибә уртаклашу максаты белән балалар сырхауханәсенә Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Әгерҗе районнарыннан  делегация килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International