Районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында иң яхшы видеоролик авторын сайладылар.
10 февральдә «Кечкенә блогер» танып-белү видеороликларының II муниципаль конкурсы үткәрелде, бәйгедә Зәй шәһәренең 12 балалар бакчасыннан 5-7 яшьлек 17 бала катнашты. Яшь зәйлеләр «Сәламәт буын» темасына роликлар әзерләделәр.
Бәйгене Зәй муниципаль районы мәгариф идарәсе һәм «Аленка» балалар бакча оештырды.
- Сәламәтлек темасы безнең тарафтан очраклы гына сайланмады. Узган 2020 ел Зәй районында сәламәтлек саклау елы булды һәм бөтен дөньяда пандемия белән килеп туган хәл аркасында сәламәтлек темасы беренче урынга чыкты. Киләчәктә без конкурсны төбәк дәрәҗәсенә чыгарырга планлаштырабыз, күрше төбәкләрдән катнашучыларны чакырырбыз. Бу елның көзендә балалар Туган як темасына багышланган роликлар төшерәчәкләр, - диде «Аленка» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Виктория Костина.
Жюри җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде:
«Абсолют җиңүче» - Сәхбиев Әгъзам («Дюймовочка» балалар бакчасы) - 118 балл;
«Сәламәт булу бик шәп!» номинациясендә - Гыйльманова Зарина («Тату гаилә» балалар бакчасы) - 105 балл;
«Сәламәтлек өчен 100 киңәш» номинациясендә - Тарасова Виктория («Радуга» балалар бакчасы) - 98 балл;
"Чисталык-сәламәтлек нигезе" номинациясендә - Кириллов Егор («Урман әкияте» балалар бакчасы) - 102 балл.
Барлык конкурсантлар да конкурста катнашучы дипломнарын алды.