Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә йомгаклау медицина киңәшмәсе булды. Утырышта 2020 елга йомгак ясалды һәм 2021 елга планнар билгеләнде.
Үзенең кереш сүзендә хастаханәнең баш табибы Марс Мостафин 2020 елның катлаулы булуын билгеләп үтте һәм пандемия белән көрәш елында булган тырышлыклары һәм героик гамәлләре өчен барысына да рәхмәт белдерде. «Безнең хастаханә базасында коронавирус йогышы булган пациентлар өчен госпиталь ачылуга карамастан, без башка профильләр буенча да ашыгыч медицина ярдәмен туктатмадык, шуңа күрә госпитальдә генә түгел, бүлекчәләрдә, сырхауханәләрдә, ашыгыч ярдәм күрсәтүдә дә, ярдәмчел хезмәтләргә дә зур рәхмәт".
Дәвалау оешмасының эшчәнлеге турында доклад белән клиника-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Наилә Ивыгина чыгыш ясады. Аның чыгышы иминләштерүче медицина оешмалары белән эшләү нәтиҗәләренә багышланган иде. 2020 ел эчендә барлыгы 22000 экспертиза үткәрелде, шуларның 14000е-медик – икътисадый экспертизалар, 8000е-медицина ярдәме сыйфатына экспертиза ясалды.
Шулай ук коллектив алдында икътисад мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары вазифаларын башкаручы Татьяна Борисова хастаханәнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук юридик бүлек башлыгы Елена Чекмарева "аерым категорияләр буенча статистик белешмәләрдән чыгып, 2018-2020 еллар чорына медицина ярдәме сыйфатын анализлау һәм аны бәяләү " хакында чыгыш ясады.
Бүгенге көндә Түбән Кама хастаханәсендә 2474 хезмәткәр эшли, шул исәптән 389 табиб һәм 1328 урта медицина персоналы хезмәт итә. Коллективта 3 Россия Федерациясенең атказанган табибы, 24 Татарстан Республикасының атказанган табибы, 13 сәламәтлек саклау отличнигы һәм 3 медицина фәннәре кандидаты эшли.
Очрашуга йомгак ясап, баш табиб быел медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга һәм белем арттыруга аерым игътибар биреләчәк, дип билгеләде. Шулай ук хирургия корпусында капиталь ремонтны тәмамлау, 1нче поликлиникадагы подвалны ремонтлау һәм Төзүчеләр пр., 10в адресы буенча урнашкан рентгенология корпусын ремонтлау планлаштырыла.
«Безне катлаулы ел көтә, һәм бары тик уртак көч, бердәм эш белән генә без бөтен авырлыкларны җиңеп чыга алачакбыз», - дип нәтиҗә ясады Марс Мостафин.