Яр Чаллы шәфкать туташы бер көн эчендә 120 кешегә «Спутник V» вакцинасын ясаткан

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының 9нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсенең процедура бүлеге шәфкать туташы бер көн эчендә «Спутник V» вакцинасы белән 120 прививка ясаткан.

Наталья Владимировна Просвирина 17 февральдә Covid-19га каршы 120 прививка ясаткан, аларның 60ы-"КАМАЗ" ГАҖ пресс-рама заводы хезмәткәрләренә һәм тагын 60ы - "Чаллы Водоканалы" хезмәткәрләре вакцинацияләнде.

Наталья Просвиринаның эш тәҗрибәсе зур — ул инде 23 ел прививка куя.

«Без прививкаларны ясап кына калмыйбыз, һәрвакыт безгә килгән кешеләрнең сорауларына җавап бирәбез, вакцинацияләүнең мөһимлеге турында сөйлибез. Соңгы ике атна эчендә коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләнергә теләүчеләр күбәйде. Әлбәттә, бу шатландыра! Шулай итеп, без миллионлаган кешеләрне коткарачакбыз!"- диде Наталья Просвирина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International