Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә «2020 елда эшчәнлек йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында»медицина советының киңәйтелгән утырышы булды.
Утырышта ТР ССМ беренче урынбасары А. Р. Абашев, ТР спорт министрының беренче урынбасары Х. Х. Шәйхетдинов, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Казан җирле бүлеге башкарма секретаренең беренче урынбасары В. Л. Глухоньков, Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Р. Р. Ибәтуллин, Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактика ярдәме һәм сәламәтлек саклау бүлегенең әйдәүче консультанты Е. В. Никитина, КДМУның гомуми гигиена кафедрасы профессоры О. Р. Радченко, «Татмедиа» АҖ коммерция директоры А. В. Дьяченко, Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе белгече Э. Г. Фәхретдинова, Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге белгечләре.
.jpg)
ZOOM платформасында медицина советы утырышында катнашу өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгечләре терапевт Д. И. Габделганиев, кардиолог З. Ф. Ким, гомуми табиб практикасы буенча Л. И. Фейсханова, медицина реабилитациясе буенча Р. А. Бодрова, онколог Э. В. Нагуманов, психиатр-нарколог Р. Ф. Хаева, шулай ук Чаллы табиб-физкультура диспансерының баш табиблары, Яшел Үзән РҮХнең иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең җитәкчесе, волонтер-медиклар, оешманың эш урыннарында хезмәткәрләре чакырулы иде.
.jpg)
Төп чыгышында баш табиб И. Н.Хәлфиев оешманың төп эшчәнлек юнәлешләре, эш нәтиҗәләре турында сөйләде, 2021 елга проблемалы мәсьәләләр һәм бурычлар турында җиткерде. Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту буенча региональ программаны тормышка ашыруга һәм корпоратив проектларны гамәлгә кертүгә аерым игътибар бирелде.
Медицина советы ахырында учреждение хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең бүләкләре тапшырылды.
.jpg)