Бүген Казанның 20нче шәһәр хастаханәсендә медицина советы утырышы узды, анда 2020 елга йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар куелды.
Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Жаворонков Владимир Владимирович,Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе муниципаль казна учреждениесе башлыгы урынбасары Хамзина Айсылу Ирек кызы, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Совет район оешмасы җитәкчесе Кожевникова Гүзәл Фоат кызы, Питулова Ирина Борисовна-Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре ассоциациясе президенты катнашты.
Поликлиниканың баш табибы Әхмәтҗанова Елена Федоровна узган ел эчендә башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады, 2020 елда сырхауханәнең эшчәнлеге Россия Федерациясе Президенты, Татарстан Республикасы Президенты һәм республиканың сәламәтлек саклау министры куйган , ковидка каршы көрәш белән бәйле стратегик бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелде, дип билгеләде.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары һәм кунаклар бер ел эчендә башкарылган эшне югары бәяләде , сырхауханә персоналына авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук 2021 елга беренчел бурычларны билгеләде. Утырыш ахырында рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды.