Әлмәт Үзәк район хастаханәсендә беренче тапкыр катлаулы урология операциясе уздырылды

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәт РҮХнең урология бүлегендә беренче тапкыр төрле размердагы һәм тыгызлыктагы конкрементларны вакларга мөмкинлек бирүче өр-яңа лазер кулланып сидек куыгының ташын бетерү операциясе уздырылды. Бу методика операцияләрне кисемсез сидек үткәрү каналы аша үткәрергә мөмкинлек бирә, шуның белән минималь авырту синдромына ирешелә, ә пациентлар операциядән соң 1-2 көннән соң бүлектән чыгарылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International