Татарстан Республикасы Спас районында РКХнең филиалының 2020 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар

2021 елның 26 феврале, җомга

Болгарда Спас үзәк район хастаханәсенең Республика клиник хастаханәсе филиалының 2020 ел эшенә йомгак ясадылар.

Күп профильле клиникага тоташтыру районга югары квалификацияле медицина белгечләрен җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, РКХнә кабул итүгә һәм госпитализацияләүгә язылу процедурасын гадиләштерде. Шулай ук халыкның үзәк район хастаханәсендә булмаган медицина җиһазларында тикшерү мөмкинлеге барлыкка килде.

Хирургия бүлегендә 2020 елның сентябрендә беренче тапкыр катлаулы лапароскопик операция үткәрелә. Ике сәгать эчендә баш табиб урынбасары Роман Марс улы Әхмәтҗанов һәм табиб-хирург Егор Игорь улы Самохвалов дүрт тишем ясап, ташлар белән үт куыгын һәм үт юлыннан ташны ала. Өч көннән соң 63 яшьлек хатын өенә канәгатьләнерлек хәлдә кайткан. Моннан тыш, декабрь аенда ашказаны кан агудан 50 яшьлек ир-ат коткарыла.

РКХ филиалының баш табибы Исхаков Наил Зөфәр улы үз докладында күмәк иммунитетны формалаштыруга ярдәм итүче COVID-19дан вакцинация үткәрү мәсьәләләрен кузгатты, өлкән халыкны диспансерлаштыру нәтиҗәләре, Спас районында «Мобиль сырхауханә» эше турында сөйләде.

Доклад ахырында район хастаханәсенең баш табибы 2021 елга  бурычларны билгеләде.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Фирнаял улы Шәвәлиев үз чыгышында район җитәкчелегенә районда туучылар санын арттыруга, яшь гаиләләргә ярдәм итүгә, Спас районына яшьләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән ведомствоара программаны эшләргә һәм этаплап кертергә тәкъдим итте.

Утырышка район башлыгы Фәргать Вагыйз улы Мөхәммәтов йомгак ясады, үзенең докладында узган ел нәтиҗәләре буенча Спас районы эшчәнлеге күрсәткечләрен чагылдырды. Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика клиник хастаханәсе җитәкчелегенә, ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләре рейтингында 44 нче урыннан (2019 ел) 27 нче урынга күтәрелергә мөмкинлек биргән нәтиҗәле идарә карарлары өчен рәхмәт белдерде. РҮХнең медицина персоналына аларның фидакарь хезмәтләре, бернинди кыенлыкларга да карамастан, район халкына тәүлек буе медицина ярдәме күрсәтергә әзерлекләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

Чара медицина хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International