2020 елда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыруны гамәлгә ашыру буенча эшкә йомгак ясалды

2021 елның 26 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында 2020 елда ведомство максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыруны гамәлгә ашыру эшенә йомгак ясау буенча утырыш булды. Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, Иҗтимагый совет әгъзалары, профсоюз вәкилләре һәм тармак экспертлары катнашты.

Катнашучылар максатларны һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләре, шул исәптән сырхауханәләрдә табиблар санын арттыру, медицина җиһазларының үтемлелеген арттыру, яман шешләрдән үлем дәрәҗәсен киметү, стационар объектларны ремонтлау барышы турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында Формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проекты гамәлгә ашырыла.

Элегрәк проект кысаларында халык экспертлар белән бергә 2021 елга Министрлык өчен бурычлар формалаштырган иде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен бурычларны сайлау буенча онлайн-сораштыруда ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 16 меңнән артык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International