Сәламәтлек саклау идарәсе һәм Түбән Кама буенча Республика медицина-мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре диспансерлаштыру узды һәм коронавирус инфекциясеннән вакцина ясатты.
Вакцинаның беренче компонентын – 5566 түбәнкамалы, икенче компонентны 546 кеше алды.
Диспансерлаштыруга терминал яки дәүләт хезмәте сайты аша алдан язылырга мөмкин:
1 нче номерлы сырхауханә (Менделеевск ур., 46): каб. 107В, 07.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр.
2 нче номерлы сырхауханә (Төзүчеләр ур., 10Д): каб. 527, 07.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр. Үзең белән полис, паспорт, СНИЛС булырга тиеш.
💉 Коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә 122, 24-35-21 (1нче поликлиника) һәм 24-31-94 (2 нче поликлиника) телефоннары буенча язылырга мөмкин.