Лениногорскида балалар поликлиникасының яңа бинасы ачылды

2021 елның 26 феврале, җомга

Лениногорскида балалар поликлиникасының яңа бинасы ачылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснулин, Лениногорск муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск РҮХнең баш табибы Рим Әмиров поликлиниканың тантаналы ачылышында катнашты.

Балалар поликлиникасының яңа бинасында рентген һәм физиотерапевтик кабинетлар, авыруларны кабул итү өчен аерым керү юлы булган фильтр, видеокүзәтү, белешмәләр өчен кабинетлар, ана һәм бала өчен уен бүлмәсе бар. Отоларинголог кабинеты лор-комбайн белән җиһазландырылган. Ә офтальмология кабинеты тулысынча стандартлар буенча җиһазландырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин балалар поликлиникасы коллективын һәм шәһәр халкын бу көтелгән вакыйга белән котлады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе яңа бинаның җиһазландырылуын билгеләп үтте һәм учреждениене кадрлар, табиблар белән туплауга басым ясады.

Бүгенге көндә балалар сырхауханәсендә 17 табиб эшли. Лор-табиб, эндокринолог, невролог һәм педиатр кебек белгечләрдә ихтыяҗ бар.

17 елдан артык балалар поликлиникасында эшләгән участок педиатр-табибы Марина Александровна Гречановская ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бүгенге көннән башлап, балалар поликлиникасы, штат режимында, яңа бинада эшләвен дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International