Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Түбән Кәминкә һәм Кәркәле авылларында «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын ныгыту» республика программасы һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты нигезендә яңа модульле табиб амбулаториясе һәм яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Ачылыш тантанасында Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Җамалетдинов Г. М., Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Шәйдуллин И. Н., Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Долгополова Р. Ш., «Чирмешән РҮХ» ДАССУ баш табибы Мортазина Л. Ш., авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле халык катнашты.
Яңа медицина объектларында авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Фельдшер-акушерлык пункты һәм табиб амбулаториясе тулысынча мебель һәм медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.
Югары Кәминкә һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр ТР Президенты Р. Н. Миңнехановка, ТР сәламәтлек саклау министры М.Н. Садыйковка, Чирмешән муниципаль районы администрациясенә, подрядчы оешмаларга һәм «Чирмешән РҮХ» ДАССУ баш табибы Л. Ш. Мортазинага рәхмәт сүзләрен җиткерде.