Яшел Үзән муниципаль районында 2020 елга йомгак ясадылар. Яшел Үзән муниципаль районында медицина советының 2020 елдагы эш йомгакларына һәм 2021 елга куелган бурычларга багышланган утырышы узды.
Медицина советы эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Денис Лулаков, ТР ССМ Казан федераль университетының медик-санитар өлешенең баш табибының беренче урынбасары Раушания Гайфуллина катнашты.
Яшел Үзән РҮХ эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында баш табиб Татьяна Сабурская чыгыш ясады.
2020 ел коронавирус пандемиясе Яшел Үзән сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен дә сынау булды. COVID-19 учреждение эшенә төзәтмәләр кертте: сырхауханәләрдә планлы медицина ярдәме күрсәтү, диспансерлаштыру, профилактик карау туктатылды. Стационарга планлы госпитализацияләү туктатылды.
Яшел Үзән муниципаль районында медицина ярдәмен үзәк район хастаханәсе күрсәтә. Район үзәк хастаханәсе составына Васильево район хастаханәсе, Нурлат участок хастаханәсе, 6 амбулатория, җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге, 32 стационар бүлек һәм 14 сырхауханә, 40 ФАП, ашыгыч медицина ярдәме станциясе, лаборатор-диагностика бүлекләре, хуҗалык-техник хезмәт керә.
2020 елда сырхауханә табибына мөрәҗәгать итүчеләр саны 1 023 529 кеше тәшкил итте, шул исәптә 430 489ы балалар булды. Барлык типтагы стационар койкаларда 26 047 кеше дәваланды.
27 июньдә 100 койкага вакытлы йогышлы авырулар госпитале ачылды. Госпиталь эшләгән вакытта, кабул итү бүлегенә 4326 пациент мөрәҗәгать итте, шуларның 1915 кеше авыруның төрле авырлыгында хастаханәгә салынды. 12 528 тикшерү үткәрелде, ПЦРга 7 608 мазок алынды.
Яшел Үзән РҮХдә 2384 хезмәткәр, шул исәптән 368 табиб һәм 1306 урта медицина персоналы хезмәт итә. Табиблар белән тәэмин ителеш күрсәткече – 56,4%, урта медперсонал белән 86,6% тәшкил итә. Узган ел 40 табибны эшкә җәлеп ителде.
Агымдагы ел башына район халкы саны 165 915 кеше тәшкил итә (ул 2019 елга карата 234 кешегә арткан). Балалар саны - 33 074. Халыкның гомуми структурасында өлкән яшьтәге кешеләр өлеше (60 һәм өлкәнрәкләр) 24,1% тәшкил итә, шул исәптән 80 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр – 4,2%. Әлеге категория гражданнар саны 37% тәшкил итә. Гомер озынлыгын арттыру, авырулар санын һәм үлем санын киметү өчен шәһәр сырхауханәләрендә 3 гериатрия кабинеты эшли. Стационарда өлкән яшьтәге кешеләрне дәвалау өчен 14 койка урнаштырылды.
Районда гомуми үлем санының төп сәбәпләре структурасында кан әйләнеше системасы авырулары (45%), икенче урында – яман шешләр (13%), картлык (12%), алга таба сулыш органнары авырулары (9%), тышкы сәбәпләр (6%), ашкайнату органнары авырулары (5%) һәм башка авырулар (10%) тәшкил итә.
Хезмәткә яраклы яшьтәге халыкның үлем сәбәпләре структурасында беренче урында - кан әйләнеше системасы авырулары (36%), икенче урында – тышкы сәбәпләр (22%), өченчедә - ашкайнату органнары авырулары (14%), дүртенче урында- яман шешләр (11%).
Онкологик ярдәм күрсәтүнең үтемлелеген һәм сыйфатын арттыру өчен 2020 елның ноябрендә консультатив-диагностик сырхауханә базасында амбулатор онкологик ярдәм үзәге (ЦАОП) ачылды.
Үзәктә 4 762 кеше яки районның һәр 35 кешесе исәптә тора. 2020 елда 631 кеше исәпкә куелды.
Профилактикада төп чара булып диспансерлаштыру тора. 2020 елда 28 000 өлкән кеше диспансерлаштырылырга тиеш булган. План үтәлеше 31,3% тәшкил итте.
Балалар халкын диспансерлаштырырга 28 355 бала тиеш иде. План 69,5% ка үтәлде.
Соңгы ике ел эчендә ашыгыч ярдәм санитар машиналары паркы шактый яңартылды, 16 машинаның 11е яңага алыштырылды.
Тагын бер мөһим тема – вакцинация. Узган ел гриппка каршы барлык халыкның 67% ы вакциналаштырылды.
Татьяна Сабурская хезмәттәшләренә һәм хастаханә коллективына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек, яңа иҗади башлангычлар һәм уңышлар теләде.
Йомгаклау сүзе белән ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, ТР ЗМР башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Денис Лулаков чыгыш ясады, алар хастаханәнең эшен уңай бәяләде, хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде, республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын, ТР ЗМР башлыгының Грамоталарын һәм хастаханәнең хезмәткәрләренә Яшел Үзән РҮХнең грамоталарын тапшырды.