Бүген Халыкара колак һәм ишетү сәламәтлеген саклау көне

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Колак - тавышларны кабул итү өчен җавап бирүче орган, бу үзенчәлекле сенсор зонасы. Әгәр кеше ишетми икән, кешегә җәмгыятьтә булу авыр, ул нормаль эшли һәм аралаша алмый, социаль дезадаптацияләнә.

Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәнең табиб-оториноларингологы Искәндәр Мөбарәкшин пациентларының колак авыруларыннан җәфа чигүләре турында сөйләде.

Ни өчен ишетмибез?

«Ишетүнең кимүе, кече яшьтән башлап, өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр, барысының да үз сәбәпләре булырга мөмкин. Нигездә, колак авырулары ишетүнең кимүе белән үрелеп бара. Безнең профиль табибларына түбәндәге сәбәпләр белән киләләр: теләсә нинди ялкынсыну авырулары, профессиональ эшчәнлеге сәбәпле ишетү сәләте кимүе (бу кеше зарарлы көчле тавыш булган производствода эшли), яше белән бәйле ишетү сәләте кимү, ишетү нервы шешләре. Начар ишетү нәселдән килә ала.

Наушниклар аерым игътибарга лаек. Ишетү юлларында урнашкан яңгыравыклы тавыш һәм динамик зур зыян китерә. Хәзер яшьләр арасында начар ишетүчеләр күбәя, моның сәбәбе-наушниклар гына түгел, яшь кешеләрнең төнге клубларга баруы һәм машинадагы яңгыравыклы музыканы тыңлау гадәтен дә әйтергә мөмкин».

Табибка күренүне озакка сузмагыз.

«Әгәр сез яки сезнең якыннарыгыз начар ишетә башлаган, колакларда шау-шу яки теләсә нинди башка уңайсызлыклар барлыкка килгән икән, отоларингологка барырга кирәк, чөнки бер атна дәвамында дәваларга кирәк булган авырулар бар, һәм әгәр дә терапия вакытында күрсәтелмәсә, пациент мәңгегә чукрак булып калырга мөмкин. Шулай ук вакыт-вакыт профилактик караулар турында да онытырга ярамый. Бүгенге көндә ишетүне торгызуның заманча хирургия һәм терапия алымнары бар. Әйтик, балалар саңгырау туса, хәзер кохлеар имплантация бар, ул чакта балага махсус имплант куела, хәтта чукрак булганда да ул  вакыт узу белән ишетә башлый. Безнең профиль табиблары оториноларингология өлкәсендә даими рәвештә белем ала һәм белемнәрен камилләштерә.

Ишетүегезне саклагыз, вакытында табибларга мөрәҗәгать итегез һәм сәламәт булыгыз!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International