Апас район мәдәният йортында муниципаль районының 2020 ел эчендә сәламәтлек саклау эшенә йомгак ясадылар.
Медицина советы эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Фәридә Фатыйх кызы, Апас муниципаль районы башлыгы Хисаметдинов Равил Фәрит улы, Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Тугушев Алмаз Абзал улы, Апас РҮХ коллективы катнашты.
Апас районы сәламәтлек саклау эшчәнлегенең нәтиҗәләре буенча Апас РҮХнең баш табибы Алиуллин Алмаз чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында ул районда демографик хәлнең катлаулы булуын билгеләп үтте. Үлүчеләр саны туучылар саныннан артып китә. Үлем-китем сәбәпләре арасында кан әйләнеше системасы, сулыш органнары һәм онкология авырулары алда бара. Миокард инфарктыннан, ЦВБдан, тышкы сәбәпләрдән үлүчеләрнең кимүе исә уңай булып тора.
2020 елда Урта Балтай табиблык амбулаториясендә, стоматология бүлегендә капиталь ремонт үткәрелде, 1 модульле ФАП төзелде.
Табиб кадрларын җәлеп итү буенча эш дәвам итә, 2020 елда даими эшкә табиблар: хирург, уролог, стоматолог, участок терапевты кабул ителгән.
Табиб онколог Мефодьева К.А. район онкология хезмәтенең эшенә анализ ясады, ул онкологик авыруларның, бигрәк тә иртә стадияләрдә ачыклануын артуын билгеләп үтте, моңа массакүләм медицина күзәтүләре ярдәм итте.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Ф.Ф. үз чыгышында уңай бәя бирде һәм халыкның үлем-китем санын киметү мәсьәләсен бергәләп хәл итүгә өметен белдерде.
Апас районы администрациясе башлыгы Р.Ф. Хисаметдинов, билгеләп үткәнчә, яшь белгеч-медикларга ярдәм итү өчен 2021 елда район үзәгендә арендалы күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла.
Район башлыгы Р.Ф. Хисаметдинова үз чыгышында медицина хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең дәрәҗәсен күтәрүгә чакырды.
Утырыш ахырында иң яхшы медицина хезмәткәрләре бүләкләнде.
Медицина советы башланганчы ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Ф.ф. Апас РҮХ бүлекчәләрен карап чыкты, стационарда һәм поликлиникада медицина ярдәмен күрсәтү шартлары белән танышты.