Республика агросәнәгать комплексының 592 хезмәткәре яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан. Шушы көннәрдә беренче вакцинаны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та ясады. "Бернинди өзлегүләр да булмады. Җиңел кичердем", - дип билгеләп үтте министр һәм хезмәттәшләренә үзләрен һәм якыннарын куркыныч чирдән саклауның нәтиҗәле чарасын кулланырга киңәш итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгълүматларыннан күренгәнчә, прививка ясатучылар «Чаллы-Бройлер»ҖЧҖ предприятиесендә иң күп булган. Вакцинацияне узарга планлаштырган хезмәткәрләрнең гомуми саны 2533 кеше тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. Республикада көн саен 150дән артык прививка пункты эшли.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы бар:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша,
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша,
3. Бердәм 122 номер буенча,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. Поликлиникага шалтыратырга мөмкин.