Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов COVID-19 вакцинациясен узганнан соң хәле турында уртаклашты

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасы белән вакцинацияләүне төгәлләде.

«Бу икенче прививка, беренчесеннән соң мин үземне бик яхшы хис иттем һәм бернинди дә уңайсызлыклар тоймадым», - дип билгеләп үтте ул.

«Мин барысына да вакцинация үтәргә киңәш итәм. Бигрәк тә туризм тармагы хезмәткәрләренә, чөнки бу һөнәр ияләре бик киң даирә кешеләре белән аралаша. Гомумән алганда, вакцинация этабын тизрәк үтүгә, без мөмкин булган барлык чикләүләрне дә тизрәк бетерә алачакбыз», - дип өстәде Сергей Иванов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International