Медицина университеты клиникасы баш табибы итеп Оксана Бирчук билгеләнде

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән медицина университеты клиникасының баш табибы итеп Бирчук Оксана Анатольевна билгеләнде.

Оксана Бирчук 1975 елның 19 декабрендә туган. 1994 елда Казан медицина училищесын, 2003 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый.

1994 елдан 2000 елга кадәр Казан медицина институтының 1нче Шәһәр клиник хастаханәсендә интенсив терапия палатасында көчле агуланулар бүлегенең шәфкать туташы булып эшли.

2004 елдан 2019 елга кадәр - КМУның урология бүлегендә табиб-уролог һәм ультратавыш диагностикасы белгече.

Медицина университеты клиникасы баш табибы итеп билгеләнүгә кадәр РКХнең 1нче урология бүлеге мөдире булып эшләгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International