Шәрәфетдинов Илнур Хәсән улы Республика клиник неврология үзәгенең баш табибы итеп билгеләнде. Бүген тиешле боерыкны ТР сәламәтлек саклау министры имзалады.
Шәрәфетдинов ИлнурХәсән улы 1967 елның 2 мартында туган. 1992 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының һәм Россия Федерациясе Оборона министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасының Атказанган табибы мактаулы исеменә ия.
1984-1991 елларда Республика клиник хастаханәсендә медбрат булып эшли.
1992 елдан Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә эшли: башта табиб-интерн, аннан соң табиб – травматолог-ортопед һәм табиб-хирург. 1996 елда клиниканың кабул итү-диагностика бүлеге мөдире була, ике елдан соң баш табибның медицина өлеше буенча урынбасары итеп билгеләнә.
2005-2008 елларда Зәй Үзәк район хастаханәсенең баш табибы булып эшли.
2008 елдан 2013 елга кадәр Яр Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсен җитәкли.
2014 елдан Казанда Медицина университеты клиникасының баш табибы.