Чистай РҮХ балалар сырхауханәсе "Татнефть" ГАҖ грантына ия булды

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

21 майда Әлмәт шәһәренең «Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәгендә «Игелек энергиясе» VI конкурсы кысаларында «Татнефть» компаниясе грантларын тапшыру тантанасы булды.

Быел конкурска Татарстан һәм илнең башка төбәкләреннән 1415 гариза бирелгән иде. Аларны сайлап алуда 38 эксперт, шулай ук күренекле җәмәгать эшлеклеләре, фән, мәдәният, сәнгать хезмәткәрләре, дәүләт структуралары, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, «Татнефть» хезмәткәрләре катнашты.

Ел саен үткәрелә торган «Татнефть» ГАҖ хәйрия грантларын алу конкурсында җиңүчеләр арасында Чистай РҮХ балалар сырхауханәсенең сырхауханә базасында тоз шахтасы оештыруга юнәлдерелгән "Сула!" проекты булды.

- Без "Татнефть" ГАҖ грант конкурсында җиңү яулауга бик шат. Әлеге проект яшь пациентларның авырулар санын киметергә һәм балаларны савыктыру эшен активлаштырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип сөйләде проект авторы, балалар поликлиникасының социаль эш буенча белгече Наталья Князева.

"Чистай РҮХ" ДАССУ җитәкчелеге «Татнефть» җәмгыятенә балалар халкы өчен әһәмиятле социаль проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен зур рәхмәт белдерә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, грантлар конкурсы компаниянең социаль инвестицияләренең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм халыкны төбәкнең актуаль социаль мәсьәләләрен хәл итүгә актив җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Алты ел эчендә барлыгы 475 млн сумлык 585 проект ярдәм алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International