Татарстанның Питрәч районындагы авариядә зыян күрүчене вертолет белән Татарстан РКХдә юл-транспорт һәлакәте урыныннан эвакуацияләделәр. Бу - санитар авиация тарихында һәлакәт урыныннан зыян күрүчене эвакуацияләү буенча беренче очрак.
Элек вертолет зыян күрүчеләрне якындагы район үзәк хастаханәсеннән ала иде.
Транспортлау һава шартларына, юл-транспорт һәлакәтләре урынының клиникадан ерак булуына һәм тәүлек вакытына бәйле.
Пациент авыр хәлдә клиникага китерелгән, аңа бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелә.