Казанда симерүгә каршы көрәш көненә багышланган онлайн-сәламәтлек марафоны старт ала

2021 елның 25 мае, сишәмбе

2021 елның 25 маенда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Эндокринология фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ белгечләре илнең әйдәүче оешмалары экспертлары белән бергә симерүгә каршы көрәш көненә багышланган Беренче Бөтенроссия сәламәтлек онлайн-марафонын үткәрә.

«Сәламәтлек марафоны» программасы дүрт сәгатькә исәпләнгән һәм сигез тематик блокны үз эченә ала. Аларның һәркайсы кеше сәламәтлегенең актуаль мәсьәләләренә, шул исәптән балаларның физик һәм интеллектуаль үсешенә, психологик сәламәтлегенә, хатын-кызларның һәм ир-атларның репродуктив өлкәсенә, гаиләдә һәм өйдә туклануны оештыруга, дәвалау физкультурасына багышланган.

Марафон программасы пациентларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы экспертларның - табибларның, җәмәгать эшлеклеләренең, оешма җитәкчеләренең күп профильле командасы белән төзелгән.

Чараның спикерлары - Мәскәү, Санкт-Петербург, Воронеж, Владикавказ, Екатеринбург, Казан, Махачкала, Новосибирск, Симферополь, Төмән, Чиләбедән эндокринологлар, диетологлар, педиатрлар, гинекологлар һәм урологлар, спорт медицинасы табиблары,  психиатрлар һәм психологлар.

Бөтенроссия сәламәтлек онлайн-марафонын карау өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://youtu.be/uQG59JiHH74

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International