Мамадыш медицина хезмәткәрләре "Сәламәтлек-2021" Спартакиадасында катнашты

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Сәламәт яшәү рәвеше өчен безнең республика халкының сәламәтлеге сагында торучы кешеләр. Әгерҗедә «Сәламәтлек-2021» дигән Медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының зона этабы узды, анда Мамадыш, Теләче, Тукай, Әгерҗе, Менделеевск районнары командалары катнашты. Медицина хезмәткәрләре йөзү, җиңел атлетика, швед эстафетасы, волейбол, бадминтон, шахмат һәм өстәл теннисы, аркан тарту кебек спорт төрләрендә көч сынашты.

Сәламәт тәндә-сәламәт рух! Барлык командалар да әлеге бәхәссез хакыйкатьне исбатлады. Мамадыш медиклары командасына ир-атлар арасында волейбол, хатын-кызлар арасында бадминтон кебек төрләрдә тиңнәр булмады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International