Саба районында ТР Медицина хезмәткәрләре Спартакиадасының беренче этабы узды

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Байлар Сабасы бистәсендә Татарстан медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек – 2021» Спартакиадасының район этабы узды. Ярышларга Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба районнарыннан командалар җыелды. Командалар спортның алты төрендә көч сынашты: волейбол, бадминтон, өстәл теннисы, җиңел атлетика, шахмат һәм аркан тарту.

Спартакиада нәтиҗәләре буенча 1 урынны Балтач районы командасы, 2 урынны Кукмара районы командасы, 3 урынны Арча районы командасы, 4 урынны Саба районы командасы, 5 урынны Әтнә районы командасы алды. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International