ТР СПИД үзәгендә ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча бердәм методик көн узды

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасының СПИД үзәгендә, беренче тапкыр, онлайн режимында, ВИЧ-йогышы белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү өчен җаваплы медицина оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләр өчен ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча бердәм методик көн узды. Барлыгы 482 кеше, шул исәптән РФнең башка субъектларыннан да катнашты.

Методик көндә ВИЧ-инфекцияне профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, аларны хәл итү 2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясендә ВИЧ-инфекцияне таратуга каршы тору буенча дәүләт стратегиясенең максатчан күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International