Казанда Ратнер укулары 2021 Халыкара медицина форумы узачак. "Неврология - экосистема кебек, танылган невролог Александр Ратнерга багышланган".
Форумны Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Фазлыева Ләйлә Ринат кызы һәм м.ф. д., профессор, КДМА директоры Хәсәнов Рөстәм Шамил улы ачачак.
Чара дүрт форматта узачак: онлайн, турыдан-туры катнашу, мастер-класслар,шулай ук форумның видеоязмалары карау мөмкинлеге булачак. https://ratnerschool.ru
Форумны үткәрү максаты - неврология һәм чиктәш белгечлекләр өлкәсендә иң актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу һәм хәл итү өчен табибларны берләштерү.
Конференция кысаларында гомуми неврологиянең, баш миенең перинаталь патологиясенең мәсьәләләренә, балалар һәм өлкәннәрдә сөйләм һәм когнитив бозуларга, эпилепсиягә һәм аның яшь эволюциясенә, баш мие кан әйләнешенең бозылуларына, неврология авырулары булган пациентларны реабилитацияләүгә, психиатрия проблемаларына, хәрәкәт итү бозылуларына һәм аларның терапиясенә багышланган докладлар тәкъдим ителәчәк. Спикерлар - үз белгечлекләре буенча Россиянең һәм чит илләрнең әйдәүче экспертлары.
Чара 2021 елның 27-28 маенда «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында 2 кат узачак.