Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!
12 июньдә без дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтәбез. 1990 елда бу көнне РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә. Россия көне - бердәмлек символы.
Россия Федерациясе тарихы мөһим вакыйгаларга бай. Без ата-бабаларыбызның батырларча җиңүләре һәм ватандашларыбызның бөек казанышлары белән горурланабыз, без үткәнебезне, буыннар арасындагы күпгасырлык бәйләнешебезне югары бәялибез. Бөек илебез үсешенә медицина хезмәткәрләре бәяләп бетергесез өлеш кертә, алар һөнәри бурычларын үтәгәндә батырлык һәм фидакарьлек күрсәтәләр.
Гражданнарыбызның сәламәтлеге нәкъ менә бездән, илебез иминлеге өчен көндәлек иҗади хезмәтебездән тора. Ул якты, бәхетле һәм шатлыклы булсын!
Сәламәт булыгыз һәм иң изге теләкләрне кабул итеп алыгыз!
Россия Көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры М. Н.Садыйков.