ТР Атказанган табибы Сергей Алексеевич Михеев вафат булды

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

1 августта 72 нче яшендә РКХнең реанимация экс-мөдире, ТР Атказанган табибы Михеев Сергей Алексеевич вафат булды.

Югары категорияле табиб Сергей Алексеевич РКХдә 1977 елдан бирле эшләгән һәм 1979 елда ук реанимацияне  җитәкли. Үз эшенең остасы булган доктор зур абруй казана.

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе  хезмәткәрләре һәм хезмәттәшләре Сергей Алексеевич туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклаша.

Хушлашу панихидасы иртәгә 03.08.21 11.00 сәгатьтә ТР ССМ РКХ бинасы янында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International