Яр Чаллының 7нче Шәһәр сырхауханәсенең амбулатор медицина реабилитациясе бүлеге массажисты Павел Шәяхмәтов күрмәүче, шулай да ул кешеләргә сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итә.
Павел үзе сөйләвенчә, ул 2018 елда күзсез калды, әмма моңа карамастан, ул ике белем ала.
- Башта мин Яр Чаллы физкультура көллиятендә "адаптив физик культура" белгечлеге буенча укыдым, дәвалау физкультурасы һәм массаж буенча инструктор булдым, - дип сөйли Павел. - Мин гел начар күрә идем, мин икенче төркем идем, бик якыннан дәфтәргә карарга туры килсә дә, үзем укый һәм яза алдым. Көллиятне тәмамлаганнан соң Ижау дәүләт техник университетының А.И. Тихонов исемендәге физик культура һәм спорт институтына укырга кердем, анда 2 ел укыдым. Аннары авырып киттем, күрү сәләтен тулысынча югалттым. Укуны тәмамлый алмадым. Бераздан Түбән Кама медицина көллиятендә медицина массажы буенча белгечлек ачылганын белдем. Мин - быел беренче чыгарылыштан.