ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырдылар

2021 елның 27 августы, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Халыкның сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде:

- Республика суд-медицина экспертизасы бюросының эксперт эше буенча бюро башлыгының урынбасары -  суд-медицина экспертизасы табибы Хромова Алла Михайловна.

«Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде:

– Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире - йөрәк-кан тамырлары хирургы Бредихин Роман Александровичка;

- Республика клиник хастаханәсенең клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Демьянова Елена Владимировна;

- Республика клиник тире-венерология диспансерының оештыру-методик бүлеге мөдире - табиб-дерматовенерологы Ибраһимова Резидә Зиннәтулла кызы;

– Казан эндокринология диспансерының эндокринология бүлеге мөдире - табиб-эндокринологы Мухина Лилия Кирам кызы;

– Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең неврология бүлеге мөдире - табиб-неврологы Сайхунов Марат Вәлиулла улына;

- акад. В. М. Бехтерев ис. Республика клиник психиатрия хастаханәсенең 9 хатын-кызлар бүлек мөдире -  табиб-психиатры Суворова Татьяна Анатольевна;

- Балалар Республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегенең табиб-нейрохирургы Фатыйхова Эльза Фәһил кызына.

«Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде:

- Республика клиник хастаханәсенең лаборатория мөдире - Клиник иммунология лабораториясе табиб-лаборанты Бикчәнтаева Гөлнара Ринат кызына.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:

- «Саба үзәк район хастаханәсе» ДАССУ табиб-хирургы Биктов Фәрит Лотфулла улы;

- «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ баш шәфкать туташы Нәбиуллина Лилия Илфат кызы.

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

- Алексеевск үзәк район хастаханәсенең гомуми практика табибы Гайфуллина Наилә Әмир кызы;

- Республика клиник онкология диспансеры директоры Гизатуллина Ландыш Шәүкәт кызы;

- Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр балалар сырхауханәсенең кадрлар буенча белгече Козловская Алевтина Геннадьевна;

- Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең медик-санитар өлеше бүлеге мөдире Куртасанова Елена Сергеевна;

- Казан шәһәренең 12нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең гомуми практика табибы Сабирова Зөлфия Вазыйх кызы;

- Чирмешән үзәк район хастаханәсенең акушер-гинекологы Шәйхетдинова Миләүшә Фатыйх кызы;

- Республика клиник онкология диспансерының табиб-лаборанты Шәйхетдинова Фәүзия Шиһап кызы;

Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе белән

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде:

- Казан шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпитальнең үзәк нерв системасы функцияләре бозылган пациентларны медицина реабилитациясе бүлегенең табиб-неврологы Егоров Владислав Юрьевичка ;

- 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең 3нче номерлы хирургия бүлегенең табиб-хирургы Зәйнуллин Айдар Таһир улына;

– Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең кабул итү бүлегенең мөдире - табиб-терапевты Фролов Роман Андреевичка;

- Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәгенең медицина статистикасы һәм оештыру-методик эш буенча директор урынбасары Хөснуллина Гүзәл Рөстәм кызы;

- 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Шәйхетдинова Зөлфия Әнәс кызына.

Татарстан Республикасы Премьер-министры күрсәтмәсе белән

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклауга зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

- Казан шәһәренең 16 нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең баш хисапчысы Зыятдинова Гөлнур Ингам кызы;

- Республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы нейрохирургия бүлегенең табиб-нейрохирургы Савкин Геннадий Васильевич;

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Күрсәтмәсе белән

Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:

- Казан шәһәренең 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең йөклелек патологиясе акушерлык бүлегенең акушер-гинекологы Егорова Татьяна Григорьевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International