Татарстанның Республика клиник хастаханәсе каршындагы вакытлыча йогышлы авырулар госпитале табиблары 106 яшьлек Мария Смелованы коронавирустан дәвалаган, дип хәбәр итә РКБның матбугат хезмәте.
Мария Смелова 23 августта уртача авыр хәлдә хастаханәгә китерелә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, өлкән яшьтәге хатын-кызның үпкәләре ун процентка зарарланган булган. Аны бер атнага якын госпитальдә дәвалаганнар.
«Әбинең коронавирусны катлауландыра торган авырулары бар иде. Вирус уртача авыр формада, КТ-1 белән узды. Пациентны уңай динамика белән өенә чыгарып җибәрдек», — дип сөйләде госпиталь җитәкчесе урынбасары Сәяр Сираҗетдинов.
Дәваланып беткән хатын-кызны өенә 29 августта чыгарганнар. Мария Смелованың өлкән яшьтә булуын исәпкә алып, хастаханә хезмәткәрләре аны Катастрофалар медицинасы машинасында өенә кайтарып куйган.
Мария Семенова Татарстанда коронавирус белән авырып терелгән иң өлкән яшьтәге кешеләрнең берсе. Моңа кадәр 107 яшьлек әбине Азнакай районы табиблары коронавирустан дәвалаган иде.