Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының Котлы Бүкәш табиблык амбулаториясендә 1982 елда төзелгән ике катлы табиблык амбулаториясенең капиталь ремонтын төгәлләделәр. Ремонттан соң ачылу антанасында Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы И.Р. Таҗетдинов, «Балык Бистәсе РҮХ» ДАССУ баш табибы Д. Р. Гаязов катнашты.
Бу максатларга федераль бюджеттан 3 773 046 сум акча тотылган. Бу учреждениедә 18 торак пункттан 4189 кешегә хезмәт күрсәтелә. Кабул итүне 5 табиб алып бара: бу гомуми практика табиблары, педиатр һәм стоматолог, шулай ук 10 медицина шәфкать туташы. Котлы Бүкәш табиблык амбулаториясендә 3 автомобиль, шуларның берсе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында сатып алынган.