Татарсан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Казан станциясенең локомотив депосының фельдшерлык сәламәтлек саклау пункты фельдшеры Кашина Гүзәл Асатовнага "Сәламәтлек саклауның мактаулы ветераны" медален тапшырды.
Гүзәл Әсәт кызы сәламәтлек саклау системасында 43 ел эшләде, шуларның 35 е-Казан станциясенең локомотив депосында хезмәт итте.