Актаныш Үзәк район хастаханәсендә рентген компьютер томографиясе кабинеты ачылды

2021 елның 31 августы, сишәмбе

31 августта Актаныш Үзәк район хастаханәсендә «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» региональ программасы кысаларында, рентген компьютер томографиясе кабинеты ачылды. Тантаналы чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Э. Н. Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты А. Г. Хәбибуллин, баш табиб Хаев А. Р. катнашты.

Медицина ярдәмен күрсәтүнең диагностикасын һәм сыйфатын яхшырту максатында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан куелган рентген компьютер томографы. Әлеге компьютер томографы барлык органнарны тикшерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International