ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков икенче хоспис төзелеше буенча күчмә киңәшмәдә катнашты

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Икенче хоспис төзелешендә руханилар катнашында күчмә киңәшмә узды. Казанда икенче хоспис төзелеше мәйданчыгында узган эшлекле киңәшмәгә бүген махсус православие һәм мөселман конфессияләре башлыклары - Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм РФ Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Айрат Фәррахов чакырылган иде.

Икенче хосписта гыйбадәтханә һәм мәчет проектланды. Булачак гыйбадәтханә һәм мәчетнең мәйданы - 80әр квадрат метр. Гыйбадәтханә һәм мәчет Казан халкы өчен дә ачык булачак.

Хоспис өлкәннәр өчен 60 койка-урынга исәпләнгән. Кирәк булганда, аларны 200гә кадәр арттырырга мөмкин булачак. ТР сәламәтлек саклау министры хәбәр иткәнчә, яңа стационарда иң заманча җиһазлар урнаштырылачак.

Яңа стационар төзелешенә 175 миллион сум акча җыелган һәм тотылган, төп эшләрне тәмамлау өчен ике тапкыр күбрәк акча кирәк. Акча җыю «хосписны бергә төзибез» хәйрия марафоны кысаларында үткәрелә. Икенче хоспис ачылганнан соң, гамәлдәге беренчесендә балалар бүлеге киңәйтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International