Бүген Казанда яшәүче 65 яшьлек Наилә Шагабиева вакцинаның юбилей дозасын алды. Ярты ел элек ул коронавирус йогышын кичерде, йогышлы госпитальгә озатылды.
"Февраль-март айларында урта авырлыктагы ковид белән авырдым, хастаханәдә яттым. Бу кабатлансын иде. шуңа прививка ясатам", - ди Наилә Корбановна.
Бүген ул Казан шәһәренең сугыш ветераннары госпитале сырхауханәсендә Ковивак вакцинасының беренче дозасын алды. Вакцинаны, хроник авырулар исемлегеннән чыгып, медицина күрсәткечләре буенча сайладылар.