Яшел Үзән бала тудыру йорты табиблары ашыгыч операция үткәрделәр һәм хатын-кызны һәм сабыйны коткардылар.
- Бу безнең эш. Без аны эшлибез, дөрес һәм яхшы эшлибез, - диде РҮХнең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары, Яшел Үзән бала тудыру йорты мөдире Гөлнара Әхмәтҗанова.
Яшел Үзәндә яшәүче 43 яшьлек Елена П. өчен йөклелек беренче түгел иде, әмма бик көтелгән иде. Хатын-кыз ЭКО ярдәмендә балага уза алды.
Хатын-кызлар консультациясендә исәпкә басты. Табибның барлык тәкъдимнәрне дә үтәде. Әмма барысы да җиңел булмады- плацента дөрес урнашмавы.
Югары риск төркеменә эләккән безнең пациент Казан РКХдә перинаталь консилиум узды. Елена РКХдә бала табарга тиеш дип билгеләнде, дип сөйләде Гөлнара Маратовна.
Тик көтелмәгән хәл булды: 27 атнада аның йөклелегендә көчле кан агуы башланды. Елена литр ярымнан артык кан югалтты.
- Хатын бик дөрес эшләде: беренче чиратта бала тудыру йортына шалтыратты, нәрсә эшләргә дип сорады. Без тиз арада бирегә килергә киңәш иттек.
Ә бала тудыру йортында барысы да операциягә әзер иде инде. Пациентка кесарево уздырдылар.
- Кан югалту бик зур булды, бу бик җитди. Без кан агуны туктату өчен һәм аналыкны саклап калу өчен барысын эшләдек. Казанга барганда бала, мөгаен, һәлак булыр иде, - дип аңлата бала тудыру йорты мөдире.
- Бездә операцияләрнең барлык төрләрен белүче белгечләр, кан запасы, медикаментлар, аппаратлар, кювезлар бар. Моннан тыш, без Казан белән телемедицина элемтәсенә ия. Теләсә кайсы вакытта консультация ала алабыз.
Гөлнара Әхмәтҗанова үзе операция өстәле артында торды. Аның белән бергә баланы һәм әнисен табиб-ординатор Надежда Воронцова, анестезиолог Владимир Афанасьев, табиб-неонатолог Ольга Федорова коткарды.
Ана һәм баланы коткардылар. Сабый 27 атнада дөньяга килгән, шунда ук ул неонатологлар кулына эләккән. Балага кирәкле реанимация ярдәмен күрсәттеләр һәм кичкә үк БРКХнә китерделәр.
Хәзер сабый РКХдә. Сабыйга Адель исеме дә бирделәр. Яшел Үзән табиблары аның сәламәтлеге турында даими рәвештә белеп торалар. Ә әни көн саен улы янына килә.