Түбән Кама районында Кама ФАПын төзү дәвам итә

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыру кысаларында Кама Аланы район хастаханәсенең Кама ФАПын төзү дәвам итә. Эшләр июнь аенда башланды. Хәзерге вакытта ФАП 1998 елда төзелгән бетонлы бер катлы бинада урнашкан. Хезмәт күрсәтелә торган халыкның гомуми саны - 204 кеше. Фельдшер-акушерлык пунктына Кама һәм Первомайский бистәләрендә, Оша һәм Самоновка авылларында яшәүчеләр килә. Кама ФАПын ачу бу елның декабренә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International