Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыру чикләрендә Төзүчеләр проспектында 10-нчы номерлы сырхауханә бинасын капиталь ремонтлау төгәлләнеп килә. 2002 елда төзелгән бинаның физик искерүе 41% тәшкил иткән. Финанслау күләме - 8,749 млн. сум, шул исәптән: РФ бюджетыннан – 6,996 млн.сум, республика бюджетыннан – 1,753 млн. сум, әлеге учреждение Түбән Кама муниципаль районының барлык торак пунктларыннан 79 240 кешегә хезмәт күрсәтә. Ремонт эшләрен октябрь аенда тәмамлау планлаштырыла.