Казанда Бөтенроссия аеклык көненә багышланган чаралар узачак

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

11 сентябрь - Бөтенроссия аеклык көне! Традиция буенча көз көне илебездә хәмернең зыяны турында искә төшерүгә багышланган, Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы һәм алкоголь куллануны чикләргә өндәүче төрле чаралар, акцияләр һәм конкурслар үткәрелә. Быел Казанда спорт чаралары, ачык лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр, акцияләр, музейларда тематик программалар планлаштырылган.

Бу көздә Казанда гадәттәгечә мәктәп һәм университетлар базасында эчкечелек проблемаларына багышланган ачык лекцияләр, дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр узачак.

Шәһәрдә спорт чаралары – велоузышлар, ГТО нормаларын тапшыру, марафоннар оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International