Яшел Үзән районының Карамалы Тау бистәсендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча табиб амбулаториясе төзелә. Карамалы Тау авылындагы табиб амбулаториясе 18 торак пунктта яшәүче 10 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә алачак. Амбулатория ачылышының якынча вакыты - агымдагы елның декабре.