Чирмешән районының Кармыш авылында «Сәламәтлек саклау»милли проекты буенча ФАП төзелә

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында Чирмешән районының Кармыш авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Ремонт эшләре төгәлләнде, җиһазлар урнаштырасы һәм эшләтү өчен кирәкле документларны аласы калды. Биредә пациентлар өчен һәм персоналның эше өчен барлык шартлар да булачак - барлык заманча таләпләргә һәм санитар нормаларга җавап бирүче якты, җылы, уңайлы кабинетлар. Кармыш авылында яшәүче 302 кешегә медицина ярдәмен Чирмешән РҮХнең фельдшеры В.Н.Долгова күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International