Традиция буенча, Түбән Кама РҮХнең физиотерапия бүлеге котлаулар кабул итә. Ул Төзүчеләр пр., 10А адресы буенча һәм 1нче поликлиникада урнашкан. Биредә ике табиб–физиотерапевт, 15 шәфкать туташы, 4 дәвалау физкультурасы инструкторы, шулай ук физиотерапия буенча 36 шәфкать туташы, 11 массажист һәм санитарка хезмәт куя.