Чикләүләр өлешчә бетерелгәннән соң иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге «Милосердие»социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен дәресләрне яңадан башлап җибәрде. Психолог Зөлфирә Гыйльфанова лекцияләр вакытында коронавирус йогышын профилактикалау, йөрәк һәм кан тамырларын авырулардан ничек сакларга, стрессны ничек җиңәргә һәм озак елларга үз сәламәтлегеңне саклау өчен ничек дөрес тукланырга кирәклеге турында сөйли.
Шулай ук психолог сәламәтлек саклау идарәсенең Кайнар линиясе турында искә төшерә, анда түбәнкамалылар дару белән тәэмин итү һәм медицина ярдәмен оештыру мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итәләр. Исегезгә төшерәбез, 47-58-28 телефоны буенча шалтыратырга була.