11 сентябрьдә Россиянең биш зур шәһәрендә «Мир» − «Мин вакциналаштырылган» телерадиокомпаниясенең масштаблы акциясе старт ала. Социаль акция COVID-19дан вакциналаштыру кирәклегенә игътибарны җәлеп итүгә һәм вакцинация пунктларына уңай мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән. Ике көн дәвамында Красноярскида, Новосибирскида, Казанда, Чиләбедә һәм Пермьдә волонтерлар әлеге җаваплы адымны ясарга җыенган кешеләргә аерым бүләкләр тапшырачаклар. Акция Красноярск крае, Татарстан Республикасы, Новосибирск, Чиләбе һәм Пермь өлкәләре сәламәтлек саклау белән идарә итүнең региональ органнары ярдәме белән уза.